- ирекле
- 1. Беркемгә дә буйсынмаган, үз ихтыяры белән яши торган. Ни теләсә шуны эшләргә мөмкинлеге яки хокукы булган; бәйсез 2. (Берәр эшкә) үз теләге белән тотынучы яки алынучы. и. Сугыш вакытында гаскәргә үз теләге белән язылган кеше. рәв. ИРЕКЛЕДӘН – Үз теләге, ихтыяры белән 3. Аерым кешеләрнең теләкләре, ихтыяры белән оештырыла торган яки оештырылган и. түгәрәкләр эшли 4. Һәртөрле изүдән, коллыктан азат и. кеше 5. тар. Крепостной булмаган 6. Әсирлектә яки тоткынлыкта булмаган. и. Шундый кеше 7. Чикләнмәгән, закон тыймаган и. конкуренция. Кагыйдәләр, нормалар белән чикләнмәгән и. стиль 8. Теләсә ничек басым и. үзгәреп тора 9. рәв. сир. үзен и. тотмый 12. Икенче бер элемент белән химик кушылмага кермәгән и. водород. ИРЕКЛЕ ДИКТАНТ – Диктантның укытучы укып чыккан тулы текстны хәтердә калганча язудан торган төре. ИРЕКЛЕ ТЫҢЛАУЧЫ – Югары уку йортында лекцияләр тыңларга һ. б. катнашырга рөхсәт алып та, студентлар исемлегенә кертелмәгән кеше. ИРЕКЛЕ ТӘРҖЕМӘ – Төп нөсхә белән төгәл туры килми торган, якынча тәрҗемә. ИРЕКЛЕ ШИГЫРЬ – Басымлы һәм басымсыз иҗек саннары төрле юлда төрлечә булган шигырь
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.